6 ел дәвамында «Яңа татар җыры» конкурсы татар музыка дөньясына дистәләгән ХИТ җырлар бүләк итте, авторларны танытты, тамашачыларны сыйфат һәм дәрәҗә белән сокландырды.
16 сентябрь "Пирамида"да 6 ел эчендә җыелган популяр, хит дәрәҗәсенә җиткән, халык мәхәббәтен яулаган ИҢ-ИҢ җырлар белән тулачак!
Шулай ук кичәдә быелгы конкурс җиңүчеләренең өр-яңа җырлары яңгыраячак.
Сәхнәдә эстрадабызның якты йолдызлары - Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Иркә, Раяз Фасыйхов, Рөстәм Асаев, Марат Галимов, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов, Алмаз, Айдар Юнысовлар, “Казан егетләре” төркеме һәм башкалар чыгыш ясаячак!
Алып баручылар: Гөлназ СӘФӘРОВА һәм Искәндәр ХӘЙРУЛЛИН
Генераль продюсер – Рифат ФӘТТАХОВ
Татар мәдәнияте бәйрәменең шаһитлары булырга ашыгыгыз!
«VI Яңа татар җыры» гала - концертында очрашканга кадәр!