Тополёк мой в красной косынке / Ал яулыклы язмышым
- январь
- февраль
«Ал яулыклы язмышым» — адашкан мәхәббәт тарихын бәян итә. Ирекле яшәгән, гомере тәгәрмәч өстендә узган шофер Ильяс көннәрнең берендә ягымлы, саф күңелле Әсәлне очрата. Аларның мәхәббәте чын һәм нык булып тоела. Янәшәдә генә йорт, гаилә, бала… Әмма тормыш катлаулырак булып чыга. Шикләнүләр, йомшаклык, хата һәм ялгыш ясаган адым барысының да язмышын үзгәртә.
Бу спектакль кадерен белмәсәң, бәхетнең ничек тиз җимерелүе, йөрәге яраланганда да көчле булып кала алган хатын-кыз, нәрсә югалтканын соңыннан гына аңлаган ир-ат һәм беркайчан да юкка чыкмый торган мәхәббәт турында.
Тамашачыларны үзебезнең хисләребез, хаталарыбыз һәм өметләребез турындагы гадел, күңелне нечкәртә торган һәм бик тә кешелекле тарих көтә.
Автор – Ч. Айтматов
1 сәгать 40 минут
Популярные события